Иң кыйммәтле бәрәңге – Биектауда, ә токмач - Казанда

Иң кыйммәтле бәрәңге – Биектауда, ә токмач - Казанда

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Алсу Наматова). Көндәлек рационда кулланыла торган ашамлыкларга үткәрелгән бәяләр республика мониторингында иң кыйбатлы бәяләр Казанда дип табылган.

Бу хакта Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциянең кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү бүлегенең башлыгы Дина Майлова хәбәр итте. Аның әйтүенчә, инспекция хезмәткәрләре ай дәвамында республикабызның Балык Бистәсе, Биектау, Питрәч, Лаеш һәм Казанда кибет киштәләрендә тәкъдим ителгән ашамлыклар бәяләренә күзәтү ясаган. Ипи, сөт, тоз, күкәй, шикәр бәяләре республика районнары һәм башкалабызда бер дәрәҗәдәрәк булса, колбаса, токмач, үсемлек мае Казанда шактый кыйммәтрәк, аерым очракларда, хәтта, ике тапкырга югарырак. Әйтик, ярымысланган “Московская” казылыгының килосын Балык Бистәсе, Лаеш районнарында – 180, Биектауда – 195, Питрәчтә – 210 сумга сатып алып булса, Казанда аның бәясе - 260 сум. Үсемлек маеның бәясе шулай ук республика районнарында арзанрак: бер литрын уртача 24 сумга алып булса, Казанлылар аны 35 сумга сатып ала.

Бәяләр мониторингы иң кыйммәтле яшелчәләр Биектауда икәнлеген күрсәтә: бәрәңгенең бер килосы Балык Бистәсе, Лаеш һәм Питрәчтә 5 сум булса, Биектау халкы аны 10 сумга сатып ала икән. Казанда бәрәңгенең уртача бәясе 9 сум.

Токмач бәяләре рейтингында иң кыйбатлы шәһәр исемен Казан йөртә. Биредә югары сортлы токмачның килосы 34 сум тора. Республика районнарында аның бәясе ике тапкырга түбәнрәк.

ТР алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үткәргән мониторинг ашамлыклар бәяләренең республика районнарында шактый аерылып торуын күрсәтә. Кемнеңдер көндәлек рационына, кемгәдер бары тик бәйрәм көннәрендә генә, я булмаса, бөтенләй кирәге булмаган аракы бәясе генә бөтен җирдә дә бер: “Иске Казан” аракысы бәясенә үткәрелгән күзәтү нәтиҗәләре ярты литры уртача 98 сум икәнлеген күрсәтә.