Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ялларда Татарстанда 30дан артык янгын чыккан
Узган ялларда Татарстанда 30дан артык янгын чыккан
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Узган ялларда Татарстанда 30дан артык янгын чыккан. Аларда бер кешенең гомере өзелгән, 20 кеше янгынга каршы көрәшүчеләр тарафыннан коткарылган.
Бүген төнлә Казанның “Казансу” бакчачылык җәмгыятендә фаҗигале хәл теркәлгән. Янгын турында бакчачылык җәмгыяте сакчысы хәбәр иткән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бакча йортын янгын чорнап алган була. Алар каты янган ир-ат гәүдәсен тапкан, аның шәхесен ачыклый алмаганнар. Ачыкланганча, бакча участогын күптән түгел яңа хуҗалар сатып алган, әмма әлегә бакчага яңа бакчачылар килмәгән. Якынча фаразлаулар буенча, буш йортка бомж кергән, янгын чыгуның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
11 июньдә иртәнге сәгать сигездә Казанда 10 кешегә, шул исәптән 2 балага ашыгыч рәвештә йортларыннан чыгарга туры килгән. Янгын йорттагы фатирларның берсендә чыккан. Соңрак ачыкланганча, фатирның авыру хуҗасын туганы алып киткән булган. Буш калган торакка бомжлар урнашкан, янгын чыгу сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
12 июньдә Казанның Чуйков урамында урнашкан күп катлы йортларның берсендә подъездда электр челтәренең кыска ялганышы нәтиҗәсендә янгын чыккан. Бирегә килгән янгынга каршы көрәшүчеләр баскычлар буенча 10 кешене коткарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз