news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Казанның 175нче гимназиясе укытучыларын бүләкләргә тәкъдим итте

Гимназия укытучылары да, барлык хезмәткәрләр дә мәктәпкә һөҗүм вакытында батырларча, югары профессиональ дәрәҗәдә эш итте, диде Россия Президенты.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Александра Комарова). Россия Президенты Владимир Путин Казанның кораллы һөҗүм оештырылган 175нче гимназиясе укытучыларына һәм башка хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырырга тәкъдим итте.

«Гимназия укытучылары да, барлык хезмәткәрләр дә мәктәпкә һөҗүм вакытында батырларча, югары профессиональ дәрәҗәдә эш итте. Алар үз туганнарына ярдәм иткән кебек балаларны коткарды, инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева кебек аларны үз гәүдәсе белән каплады. Ул укучыларының гомерен саклап калу бәрабәренә үзен корбан итте», - диде Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары катнашындагы видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәдә.

Президент сүзләренчә, барысы да үзләренең профессиональ, кешелек бурычын үтәде. «Белүемчә, күп кенә укытучылар һөҗүм вакытында, ату тавышлары яңгыраганда ишек төбендә үз укучыларын якларга әзер торган, шуннан соң аларга куркынычсыз урында яшеренергә ярдәм иткән. Гимназия укытучыларына һәм башка хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырырга тәкъдим итәм», - дип искәртте дәүләт башлыгы.

11 май көнне Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм булды. 7 укучы һәлак булды, 18 бала яраланды. Балалардан тыш, тагын ике хезмәткәр һәлак булды, өч педагог Казан хастаханәләрендә дәвалана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100