news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Миңнехановтан Казанда зыян күргән гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтүне сорады

Татарстан Президенты зыян күргән гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелүе, шулай ук алар белән эшнең дәвам итүе хакында сөйләде.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Александра Комарова). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм вакытында балалары һәлак булган яки зыян күргән гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтүен сорады.

«Сез зыян күрүчеләргә, бигрәк тә үз балаларын югалткан гаиләләргә ярдәм күрсәтү турында оператив рәвештә карар кабул иттегез һәм үз вакытында акча бүлеп бирдегез. Моның өчен Сезгә бик зур рәхмәт. Сезгә үтенечем дә бар: зыян күргән гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә киңрәк карасагыз иде. Анда торак мәсьәләсе дә, гаиләләрдә башка социаль проблемалар да булырга мөмкин. Һәр гаилә белән эшләгез, шуннан соң зыян күргән гаиләләр буенча өстәмә тәкъдимнәрегезне җиткерегез», - диде Путин Хөкүмәт әгъзалары катнашындагы киңәшмәдә.

Татарстан Президенты зыян күргән гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелүе, шулай ук алар белән эшнең дәвам итүе хакында сөйләде. «Бездә эш башланды инде, очрашулар көн саен оештырылачак, үзем дә һәлак булучыларның гаиләләре белән очрашырга ниятлим», - дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100