Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Михаил Мишустин балалар ялына субсидияләр турында документ әзерләргә кушты
Кешбэкның әлеге программасыннан ел ахырына кадәр 370 меңнән артык кеше файдалана алачак.
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин бүген Министрлар Кабинеты утырышында Туризм буенча федераль агентлыкка Финанс һәм Мәгариф министрлыклары белән бергә балалар ялына субсидияләр бирү турында документ әзерләргә кушты.
РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, кешбэкның әлеге программасыннан ел ахырына кадәр 370 меңнән артык кеше файдалана алачак.
РФ Президенты Владимир Путин 21 апрельдә Федераль Җыенга еллык юллама белән чыгыш ясаганда 2021 елда балалар лагерьларына юллама бәясенең яртысын кире кайтарырга тәкъдим иткән иде. Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зәринә Догузова хәбәр иткәнчә, программа кысаларында ата-аналарга балалар лагерьларына юллама сатып алу мөмкинлеге бирелә һәм аларның «Мир» картасына күп дигәндә 5 көн эчендә юллама бәясенең 50 проценты кире кайтарылачак.
«Дәүләт башлыгы йөкләмәсе белән без бүген балаларның җәйге ялын оештыру өчен ил эчендәге сәфәрләргә ярдәм буларак 5 миллиард сум акча бүлеп бирәчәкбез. Туризм буенча федераль агентлыкның Финанс һәм Мәгариф министрлыклары белән берлектә әлеге максатларга субсидия бирү кагыйдәләрен раслау турындагы карар проектын оператив төстә әзерләвен һәм Хөкүмәткә тапшыруын сорыйм», - диде Мишустин.
Аның сүзләренчә, Хөкүмәт ел ахырына кадәр әлеге программадан 370 меңнән артык кеше файдалана алыр дип өметләнә.
«Бу шулай ук эчке туризмны үстерергә ярдәм итәчәк һәм күп кенә балаларга җәйге ялын файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Премьер-министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз