news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Мәктәпкә һөҗүм вакытында якыннары һәлак булган 9 гаиләнең 6сы акча алды

Уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алучыларга – 400 мең, җиңелчә тән җәрәхәтләре алучыларга 200 мең сум күләмендә акча тапшырылачак.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм вакытында балалары һәм якыннары һәлак булучы тугыз гаиләнең алтысы бер тапкыр бирелә торган акча алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы Хөкүмәт киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Мәктәпкә һөҗүм вакытында балалары һәм якыннары һәлак булган тугыз гаиләнең алтысы акча алды инде. Моннан тыш, балаларының сәламәтлегенә авыр зыян килгән алты гаиләгә дә тиешле акча тапшырылды», - дип хәбәр итте ТР Президенты.

«Калган акчалар җәрәхәтнең авырлыгына карап медицина бәяләмәсе бирелгәннән соң күчереләчәк», - дип искәртте Миңнеханов.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, авыр һәм уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алучыларга – 400 мең, җиңелчә тән җәрәхәтләре алучыларга 200 мең сум күләмендә акча тапшырылачак. Акчалар республика бюджетыннан күчерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100