news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада юкка чыккан авыллар урынында тагын ике стела ачылды

Бу эш алга таба да дәвам итәчәк — районда мондый авыллар саны утыздан артык.

Буада юкка чыккан авыллар урынында тагын ике стела ачылды
http://buinsk-tat.ru/

(Буа, 13 май, «Татар-информ», «Байрак»). Буада юкка чыккан авыллар урынында тагын ике стела ачылды. Бу юлы ата-бабаларын искә алу мөмкинлеге Кызыл Каен һәм Утинка авылларыннан чыккан кешеләр өчен булдырылды.

Аларны тантаналы ачу Бөек Җиңү көнендә узды. Бүген төрле җирләргә сибелеп яшәүче әлеге авыллар халкын, аларның туганнарын муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, Казандагы «Буа якташлыгы» җәмгыяте президенты Ирек Закиров сәламләделәр. Соңыннан барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр.

Сүз уңаеннан, районда юкка чыккан, бетерелгән авыллар исемен мәңгеләштерү буенча киңкүләмле эш узган ел Буа якташлыгы инициативасы белән ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан старт алган иде. Былтыр өч, быел биш стела урнаштырылды. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк — районда мондый авыллар саны утыздан артык.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100