news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ун мең сум пособие өчен май аенда гариза язучыларга акчаны 1 июньнән түли башлыйлар

Бер тапкыр бирелә торган бу акчаны алу өчен гаризаларны 1 октябрьгә кадәр тапшырып була.

Ун мең сум пособие өчен май аенда гариза язучыларга акчаны 1 июньнән түли башлыйлар
Егор Никитин

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә түләнәчәк ун мең сумга май аенда гариза язучыларга акча 1 июньнән түләнә башлый. Бу хакта «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Россия Пенсия фонды ТР буенча идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Гайдук әйтте.

«Майда кабул ителгән гаризалар эшкәртелә һәм алар буенча карарлар кабул ителә. Банк счетларында бу акчалар 1 июньдә пәйда булачак», — диде ул.

Светлана Гайдук сүзләренчә, соңрак 1 июньнән соң киләчәк гаризалар буенча эш үткәреләчәк. Ул Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаларны 1 октябрьгә кадәр тапшырып булуны искәртте.

Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 белән бәйле вазгыятькә багышланган киңәшмәдә 3 яшьтән 16 яшькәчә һәр балага унар мең сум акча бирү турында әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100