news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда паркларга һәм скверларга барырга мөмкин

Инфекция таралуны булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар мәҗбүри булып кала.

Татарстанда паркларга  һәм скверларга барырга мөмкин

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында озак вакыт ябык булган паркларга һәм скверларга барырга мөмкин.

«Дуслар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 маенда имзаланган 374 номерлы карары нигезендә, паркларны һәм скверларны ачарга рөхсәт ителә. Димәк, сез яраткан иҗтимагый киңлекләргә бара, анда йөри, хәтта йөгерә аласыз», — дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе Инстаграм социаль челтәрендәге үз битендә.

Инфекция таралуны булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар мәҗбүри булып кала. Шулай итеп, социаль дистанция сакларга, битлек һәм перчатка кияргә, кулларны дезинфекцияләргә кирәк.

Балалар һәм спорт мәйданчыклары элеккечә ябык. Кафелар бары тик алып чыгу һәм китереп бирү өчен генә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100