Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Минем субсидияләр» сервисын эшләтеп җибәрергә әзерләнәләр
Республикада тормышка ашырыла торган проект субсидияләр алу өчен гаризалар бирү башлануы турында алдан хәбәр итә ала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда «Минем субсидиям» суперсервисын эшләтеп җибәрүгә әзерләүне дәвам итәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Инициативаны гамәлгә ашыру белән Татарстанның Цифрлы трансформация үзәге белгечләре шөгыльләнә. Проект «шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар, шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен республика территориясендә гамәлдә булган барлык субсидияләр һәм компенсацияләрнең бердәм каталогы»н үз эченә алачак, диделәр ведомствода.
Суперсервис эшли башлаганнан соң, гражданин субсидия алу өчен онлайн гариза бирә ала, өстәвенә, система үзе аңа тиешле ярдәм чараларын күрсәтә алачак.
«Минем субсидияләр» субсидиягә гаризалар бирү башлануы турында ике атна алдан хәбәр итәчәк, барлык мәгълүматны электрон рәвештә тәкъдим итәчәк һәм кулланучы мәгълүматларын гариза биргәнчегә кадәр критерийларга туры килү-килмәвен тикшерәчәк.
Һәр кулланучы субсидия, аны алу шартлары һәм шәхси профильләре буенча алдан хупланган сумма турында барлык кирәкле мәгълүматны ала алачак. Әлеге гариза үтәлешен дә шәхси кабинет аша күзәтеп торырга мөмкин булачак.
Әлегә суперсервис концепциясен һәм прототибын әзерләү буенча эш тәмамланган, проектның бэклогы формалаштырылган. Сервис Татарстанда 2020 ел ахырына кадәр «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән башка проектлар кебек үк эшли башлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз