news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы көтелә

Туфракта кырау булуы мөмкин, суыта, шул сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде.

 Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы көтелә
архив

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 майда, Татарстанда температура фонының түбәнәюе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән республикада яңгыр явачак, ә көндез явым-төшем күзәтелми. Моннан тыш, синоптиклар көчле җил турында кисәтә,  бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Төнлә һава температурасы +1- +6 градус була. Моннан тыш, туфракта кырау булуы мөмкин, суыта. Шунлыктан  шторм кисәтүе игълан ителде. Көндез һава 13-18 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot