420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Бүген кич һәм төнлә Татарстан территориясендә урыны белән көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Татарстан районнарында төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, ә Казанда 18 метрга кадәр җитәчәк.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, төнлә Татарстан территориясендә урыны белән туфракта кырау көтелә, суыта.