news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шаян ТВ» каналында телевизион блогерлар мәктәбе үз эшен онлайн рәвештә дәвам итә

Яшь блогерлар мәктәбе 2018 нче елдан бирле актив эшләп килә.

«Шаян ТВ» каналында телевизион блогерлар мәктәбе үз эшен онлайн рәвештә дәвам итә

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). «Шаян ТВ» каналында телевизион блогерлар мәктәбе үз эшен онлайн рәвештә дәвам итә.

«Әгәр дә телевидение серләренә төшенәсегез, камера алдында фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, безнең мәктәпкә рәхим итегез. Яшь блогерлар мәктәбе 2018 нче елдан бирле актив эшләп килә. 20гә якын алып баручы, шулай ук республикабызның төрле районнарында яшәүче актив балалар да безгә кушылды», - ди «Шаян ТВ» каналы җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Сәхабетдинова. 

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов безнең блогерлар белән тыгыз элемтәдә, һәрбер эшне күзәтеп, киңәшләрен бирә.

"Блогер вакыйгаларның үзәгендә кайный. Кайчан карама, телефонын яки фотоаппаратын кулга алган, төшерә, монтажлый. Заман белән бергә атлый. Бу өлкәдә уңышка ирешү өчен, кызыксынучан булырга, күп укырга, фотоларны дөрес ракурслар кулланып төшерергә кирәк. Алдан темаларны уйлап, план төзеп кую да мөһим», - «Шаян ТВ» каналында эшләүчеләр.

Телевизион блогер мәктәбендә онлайн дәресләр биреп, телевидение дөньясының серләрен ачарга ярдәм итәләр. «Шаян ТВ»ның инстаграм аккаунтында туры эфирларда киңәшләр бирәләр. Онлайн дәресләрдә сез күренекле блогерлар, телевидение алып баручылары, журналистлар белән очрашырга мөмкин.

Туры эфир барышында үткәрелгән онлайн дәресләр сакланып, канал сайтына да урнаштырылачак. Онлайн-дәресләрдә әдәби сөйләм осталыгы, дикция, видео төшерү серләре турында белә, блогер булу өчен нишләргә кебек сорауларга җаваплар ишетергә мөмкин.

Сылтамалар: 

https://shayantv.ru/

https://www.youtube.com/channel/UCHrGaXSt9CBrcZIQ_qWSxww 

https://www.instagram.com/shaiantv/

https://vk.com/shayantv

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100