news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия бүлеге 10 мең һәм 5 мең сумлык түләүләр кайсы гаиләләргә кагылуын аңлатты

Бер тапкыр биреләчәк ун мең сумлык түләү 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган балаларга туры килә.

Пенсия бүлеге 10 мең һәм 5 мең сумлык түләүләр кайсы гаиләләргә кагылуын аңлатты
Архив

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда аерым бер гаиләләр Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән 5 мең һәм 10 мең сумлык түләүләрнең икесен дә ала алачак. Бу хакта «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Россия Пенсия фонды ТР буенча идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Гайдук аңлатты.

«Әгәр тиешле шартлар үтәлсә, ике түләү башкарыла. Мәсәлән, балага 15 майда өч яше тулса, бу гаилә айлык биш мең сумны да, бер тапкыр бирелә торган ун мең сумны да алачак, чөнки бала 3 яшьтән 16 яшькә кадәр яшь аралыгында. Әгәр балага 1 июльдән соң гына 3 яшь тулса, 10 мең сумлык түләү аңа каралмый», — диде белгеч.

Светлана Гайдук сүзләренчә, бер тапкыр биреләчәк ун мең сумлык түләү 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган балаларга туры килә. Быел 11 майдан соң 16 яше тулучылар бу категориягә керә.

Шулай ук, апрель, май, июнь айларында 5 мең сумны беренче баласы 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туган һәр гаиләгә биреләчәк. Башта бу акча ана капиталына дәгъва иткән гаиләләргә генә кагыла иде. Гаризаны быел 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Ун мең сумга май аенда гариза язучыларга акча 1 июньнән түләнә башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100