news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның «Тургай» коттеджлар бистәсендә ташу сулары агып киткән

Кичә Каипка елгасы ярларыннан ташып чыгу сәбәпле бистәдәге йортлар һәм участокларны су баскан иде.

Татарстанның «Тургай» коттеджлар бистәсендә ташу сулары агып киткән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Лаеш районы «Тургай» коттеджлар бистәсендә ташу сулары агып киткән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ташу суларын агызып җибәрү өчен бистә янындагы өч торбаны чистартканнар, шулай ук 1,5 киңлектәге һәм ике метр тирәнлектәге траншея казылган.

Иртәнге бишкә суның биеклеге кимегән, су баскан йортлар һәм участоклар юк.

«Татар-информ» агентлыгы кичә кич, елга ярларыннан ташып чыгып, «Тургай» коттеджлар бистәсен су басуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100