Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эрикан Төркия белән Россия арасында авиаэлемтәне чикләү турында фикерен белдерде
Төркиянең Казандагы генераль консулы Төркиядә коронавирус вазгыятенең тиздән тотрыклануына өметләнүен әйтте.
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан Россия белән Төркия арасындагы даими һәм чартер авиаэлемтәләрне 15 апрельдән 1 июньгә кадәр чикләүне шәрехләде.
«Бу РФ Хөкүмәте карары, без әлеге карарга хөрмәт белән карыйбыз. Минемчә, ул вакытлыча һәм Төркиядә вазгыять тотрыклануга чикләүләр бетереләчәк», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Генераль консул.
Ул узган айларда Төркиядә чир йоктыручылар саны кимүен, әмма хәзер яңдан авыручылар санының күбәюен искәртте.
«Бүгенге көндә Төркиядә коронавируска 42 млн тирәсе анализ үткәрелгән, көн саен 350 меңгә якын тест уздырыла. Агымдагы көннәрдә бөтен ил буенча 50 меңгә якын кеше чирли. Әлбәттә, чир йоктыручылар санын киметү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә, әмма сүз 83 млн кеше яшәгән ил турында бара бит», — диде Исмет Эрикан.
Хәзер Төркиядә коронавирстан «Синовак», Pfizer-BioNTech препаратлары белән вакцинация ясала. Шулай ук Россия белән «Спутник V» вакцинасын алу турында сөйләшүләр бара.
Генконсул Төркиядә ял итәргә җыенучы Россия туристларына бераз көтәргә киңәш итте. «Без Россия туристларын яратабыз һәм безгә кунакка килүләрен телибез», - дип тәмамлады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз