«Татмедиа» җәмгыяте кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән» исемле хәйрия акциясе уздыра

Авыр вакытта оешма матбугат ветераннарын искә ала һәм аларга игътибар биреп, бүләкләр тапшыра.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова ). «Татмедиа» АҖ KazanExpress белән берлектә матбугат ветераннары өчен «Татмедиа» җәмгыяте кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән» дип аталган хәйрия акциясен оештырды. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

«Без сорашу уздырдык һәм ветераннарның 90 проценты үзләрен яхшы хис итүен, туганнары барлыгын, финанс хәле яхшы булуын белдек. Шулай ук ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ булган 60 кеше ачыкланды. Аларга «Татмедиа» җәмгыяте кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән» акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары бирелде», – дип аңлатты ул.

Шул ук вакытта Шамил Садыйков беренче чиратта кешеләргә ярдәм кирәкме икәнлеген, аларның нинди халәттә булуын белергә кирәк, диде. «Татмедиа» АҖ алга таба да үз ветераннарының тормышын күзәтүне дәвам итәчәк. «Иң мөһиме - финанс ярдәме түгел, ә кешеләр белән элемтәдә торырга, аларга игътибарлы булырга кирәк», - дип өстәде ул.

Оешма хәйрия акциясен бөтен Татарстан буенча таратырга җыена. «Бөтен республика буенча KazanExpress, кызганыч, азык-төлек җыелмаларын китерә алмый, шуңа күрә без филиаллар белән элемтәгә кердек. Алар да үзләренең ветераннар исемлеген барлаячак һәм аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәчәк», – диде Шамил Садыйков.

Азык-төлек җыелмаларына өч килограммга якын карабодай ярмасы һәм дөге, бер килограмм он, шоколад, көнбагыш мае, чәй, вафли, шикәр һәм башка продуктлар керә.

Моннан тыш, Татарстан районнарында «Татмедиа» АҖ акция уздыра. Аның барышында волонтерлар авыл һәм бистәләрдә яшәүче өлкәннәргә газета-журналлар тарата.