Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан коронавируска каршы көрәштә әйдәп барган төбәк дип аталды
Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы чит илләрдән кайтучыларга мәҗбүри карантин, смс-пропусклар кебек чараларны югары бәяләгән.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) мәгълүматлары буенча, Татарстан коронавируска каршы уңышлы көрәш алып барган төбәкләр арасында икенче урында.
Исемлеккә түбәндәге төбәкләр кергән:
1. Мәскәү
2. Татарстан
3. Төмән өлкәсе
4. Самара өлкәсе
5. Мәскәү өлкәсе
6. Чиләбе өлкәсе
7. Байкал арты крае
8. Новгород өлкәсе
9. Саха (Якутия) республикасы
10. Ханты-Манси автономияле округы.
АПЭК чит илләрдән кайтучыларга мәҗбүри карантин, смс-пропусклар, авыр хәлдәге гаиләләрдәге балаларга ярдәм, ашыгыч ярдәм машиналарын ягулык белән «Татнефть"нең тәэмин итүе, үз-үзеңне изоляцияләү, предприятиеләрдәге эшне чикләү, бизнеска ярдәм кебек чараларны югары бәяләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз