Петербург татарлары Төньяк башкала ветераннарына һәм блокадникларына ярдәм күрсәтте

Өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итүгә Грачья Погосян исемендәге хәйрия фонды акча бүлеп биргән.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге үз-үзеңне изоляцияләү режимында ветераннарга, блокадада булган кешеләргә азык-төлек җыелмасы тапшыру буенча хәйрия акциясе оештырды. Әлеге акция Грачья Погосян исемендәге хәйрия фонды белән берлектә үткәрелә. Бу хакта бүген Facebook челтәрендә вәкиллек башлыгы Ренат Вәлиуллин язган.

«Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча чикләү чаралары кертелү сәбәпле, социаль яктан якланмаган гражданнарга бөтен ил буенча өстәмә ярдәм күрсәтелә. Өлкән яшьтәге кешеләргә пандемия фонында икеләтә катлаулырак, чөнки нәкъ менә күбрәк бу категория кешеләр авыруга дучар булырга мөмкин», - дип белдергән Вәлиуллин.

Грачья Погосян исемендәге фонд ярдәме белән йөздән артык рухи, мәдәни һәм тарихи объект, шул исәптән Бөек Ватан сугышы геройларына һәм вакыйгаларына 36 һәйкәл торгызылды.