Казанга Таиландтан махсус рейс белән 150дән артык турист кайтачак

Барлык туристлар да 14 көнлек карантинга озатыла.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). 13 апрельдә «Казан» халыкара аэропортында Татарстан туристлары (150дән артык кеше) утырган очкычны каршы алачаклар. Аларның барысы да — Таиландка ял итәргә киткән татарстанлылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Самолет аэропортка төшү белән Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан тиешле барлык санитар-эпидемиология чаралары үткәреләчәк. Барлык туристлар да карантинга озатылачак. Аларның кулына тиешле карар биреләчәк. Барысы да даими медицина күзәтүе астында булачак», — диде Галимова.