news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инстаграмда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган битлек барлыкка килде

Эффект булдыру идеясен шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте тәкъдим итә.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Instagram социаль челтәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган битлек барлыкка килде. Бу хакта Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эффект булдыру идеясен Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе тәкъдим итә. Битлекне учреждениенең @kirmos_info рәсми аккаунтында «Битлек» бүлегендә табарга була.

ТАССРның 100 еллыгы стилендә эшләнгән битлекне теләсә кайсы кулланучы файдалана ала. Шулай ук экранга баскач, Татарстандагы милли баш киеме – түбәтәй киеп карарга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100