Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга блогеры бушлай тарату өчен саклагыч битлекләр тегә
Дионис Король 100 данә битлек тегәргә уйлый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Алабуга, 13 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга шәһәрендә танылган блогер Дионис Король битлек сатып алырга мөмкинлеге булмаган кешеләргә ярдәм итәргә булган. Битлекләрне ул үзе тегә, шулай ук өйдә тегүчегә ирекле ярдәмчеләр булыша, бергәләп алар саклану чараларын мохтаҗларга бушлай өләшергә әзер. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Сез аңлыйсыздыр, бүгенге көндә даруханәләрдә битлек табып булмый, шуңа күрә, өй шартларында битлекләр тегүне оештыра алсам, алабугалыларга файда китерә алырмын, дип уйладым. Минем идеяне социаль челтәрләргә язылучылар да хуплады», — дип сөйләде ул.
Алабуга егете битлекләрне үзе тегә. Шәер битлекләрне таратырга волонтерлар булыша.
«Әлегә илле данә битлек тектек. 100 данә булганчы тегәчәкбез һәм аннары таратачакбыз. Өстәвенә, бушлай. Кемгәдер өйгә китереп бирергә кирәк икән, андый мөмкинлек тә бар. Кешеләр битлеккә мохтаҗ булганда, аларны тегәчәкбез», дип сөйләде блогер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз