Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки авылларындагы кайбер кибетләр тыштан да, эчтән дә шыксыз - җирле ММЧ
Әлки авылларындагы кайбер кибетләр тыштан да, эчтән дә шыксыз - җирле ММЧ
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Әлки районы авылларындагы кайбер кибетләр тыштан да, эчтән дә шыксыз. Ә бит һәр сәүдә ноктасы чисталыгы, күркәмлеге белән җәлеп итәргә тиеш, дип борчыла “Әлки хәбәрләре” басмасы.
Район башкарма комитеты утырышында авыллардагы кибетләрнең торышы да тикшерелде. Бер ише кибетләрдә чисталык-пөхтәлек җитешми, товарлар урнаштыру тәртибе сакланмый. Бинасының тирә-юнен чүп-чар баскан, бакча рәшәткәләре ватык, буялмаган булганнары да бар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сәүдә урыннары хуҗаларының һәм хезмәткәрләренең дә 1 апрельдән башланган санитар-экологик икеайлыгына кушылуын сорады. Ул һәр кибетнең эчке күренеше дә, тирә-юне дә күз явын алырлык чиста, төзек, матур булсын иде, дип мөрәҗәгать итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз