Татарстан эчке эшләр органнары ярдәмгә мохтаҗ хезмәткәрләренә булыша

Фаҗига китергән янгында зур югалтулар кичергән Наил Әхтәмҗановка дигән 100 мең сум аның туганына тапшырылды

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Кукмара районында яшәүче эчке эшләр органнары пенсионеры Наил Әхтәмҗанов гаиләсенә берничә атна элек фаҗига килә: янгын чыгып, анда аның әтисе һәлак була, ә улы, хатыны, әнисе зыян күрә, ул үзе дә 1-2 дәрәҗәдә пешә һәм тиресенең 50 проценттан артыгы зарарлана. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә дәвалана, әлегә үзлектән йөри алмый. Моннан тыш, янгын аның йортын һәм булган каралты-кырасын тулысынча юк итә.

Шушы фаҗигадән соң ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров башлангычы белән, эчке эшләр органнарында эшләүче “Чулпан” хатын-кызлар ассоциациясе һәм әлеге министрлыкның Ветераннар советы министрлык системасында эшләүчеләр арасында, хезмәткәрләргә ярдәм йөзеннән, хәйрия акциясе игълан итеп, нәтиҗәдә, 300 мең сумлап акча җыйган. Шул рәвешле, министрлыкның 20дән артык подразделениесе хезмәттәшләренә ярдәм итүгә кушылган.

Бүген журналистлар белән очрашкан ТР Эчке эшләр министрлыгы Ветераннар советы рәисе Евгений Гатцук шул хакта белдерде. Очрашу барышында ул Наил Әхтәмҗановка дигән 100 мең сумны аның туганы кулына тапшырды. “Телефоннан Наил, бушлай шундый ярдәм күрсәткән барлык игелекле кешеләргә ихластан рәхмәт белдерәм, сәламәтлек телим, дип әйтте. Терелеп чыксын, бер-беребезне ярдәмнән ташламаска кирәк”, - диде Е.Гатцук. Аның сүзләренчә, Алабугада да шундый ярдәмгә мохтаҗ хезмәткәр бар, җыелган акча хезмәткәрләрнең дәвалау таләп ителгән балаларына да тотылачак.