Түбән Камада концлагерь тоткыннарын искә алдылар

Түбән Камадагы социаль–тернәкләндерү үзәкләренең берсендә концлагерь тоткыннарын азат итүнең 64 еллыгына багышланган чаралар узды
(Түбән Кама, 13 апрель, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада концлагерь тоткыннарын азат итүнең 64 еллыгын билгеләп үттеләр. Әлеге датага багышланган чаралар “Шәфкатьлелек” социаль–тернәкләндерү үзәгендә узды.
Үзәккә җыелучылар фашизм корбаннарын, концлагерь тоткыннары Бөек Ватан сугышы елларында үз башларыннан кичергән коточкыч хәлләрне искә алды. Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районы территориясендә фашист концлагерьларының элеккеге 14 балигъ булмаган тоткыны яши. Аларның барысы да апрельнең беренче яртысында “Шәфкатьлелек” социаль–тернәкләндерү үзәгендә ял итте.