news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтештә активистлар «Za Победу» акциясен үткәрде

Активистлар Z хәрефе рәвешендә Георгий тасмасын таратты.

(Тәтеш, 13 март, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районында Донбассны яклау буенча хәрби махсус операциягә ярдәм йөзеннән «Za Победу» акциясен үткәрде.

Анда «Тәтеш дәүләт гражданнар яклау көллияте» «Форпост» куркынычсызлык хезмәте активистлары Голованова Александра, Бикмуллина Диана, шулай ук ГАПОУ «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» «Форпост» куркынычсызлык хезмәте активистлары Комарова Диана, Иванихина Дарья катнашты. Бу хакта «Форпост» үзәге хәбәр итә.

Активистлар Россия гаскәрләренә ярдәм йөзеннән «Za Победу» акциясе үткәрделәр, Z хәрефе рәвешендә Георгий тасмасын тараттылар.

Нәкъ менә шушы ак буяу белән ясалган латин хәрефен хәрби техникада күрергә мөмкин.


news_right_1
news_right_2
news_bot