Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә «Импортны алмаштыру биржасы» цифрлы сервисы булдырылды
Алга таба базага үзебезнең илнекен генә түгел, ә Россия белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә яки башларга әзер булган чит ил тәэмин итүчеләре дә кертеләчәк.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). РФнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Цифрлы үсеш министрлыгы «Импортны алмаштыру биржасы» цифрлы сервисын булдырган. Ул Россиянең җитештерү компанияләре һәм заказчылар арасында турыдан-туры хезмәттәшлекне тәэмин итәчәк.
«Россиядә элек чит ил тәэмин итүчеләре белән конкуренцияне күтәрә алмаган комплектлаучы җитештерүчеләр җитәрлек», — дип комментарий бирде вице-премьер Дмитрий Чернышенко. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, система предприятиеләргә бюрократик һәм административ йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Алга таба базага үзебезнең илнекен генә түгел, ә Россия белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә яки башларга әзер булган чит ил тәэмин итүчеләре дә кертеләчәк.
21 февральдә РФ Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген тану турындагы указларга имза куйды. 24 февральдә Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы башлыклары мөрәҗәгатеннән соң Россия Донбассны саклау өчен махсус хәрби операция башлады. Көнбатыш илләре РФ гамәлләрен гаепләде һәм аңа каршы санкцияләрне көчәйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз