news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инстаграмны блокировкалау россиялеләрнең психикасы турында кайгырту белән аңлатыла

Шулай ук «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләренә күчәргә тәкъдим ителә.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Инстаграм социаль челтәрен блокировкалау Россия гражданнарының, беренче чиратта, балаларның һәм яшүсмерләрнең психологик сәламәтлеген саклау өчен кирәк. Бу хакта Роскомнадзорның дәүләт хезмәтләре порталын кулланучыларга тараткан хатында әйтелә.

«Безгә гражданнарның, беренче чиратта, балаларның һәм яшүсмерләрнең психологик сәламәтлеген тәэмин итәргә, аларны челтәрдә эзәрлекләүләрдән һәм мыскыллаулардан сакларга кирәк», диелгән ведомство хәбәрендә.

Шул ук вакытта Роскомнадзорда кулланучылар үзебезнең «көндәшлеккә сәләтле үзебезнең интернет-платформаларга, шул исәптән „ВКонтакте“ һәм „Одноклассники“ социаль челтәрләренә күчә алачак», дип ышаныч белдерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot