news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районындагы оешмаларга хисапчылар кирәк

Быел район халык мәшгульлеге үзәге аша 16 кеше эшкә урнашкан.

Чирмешән районындагы оешмаларга хисапчылар кирәк
http://nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 13 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Илсөяр Гайнетдинова). Бүгенге көнгә Чирмешән районының мәшгульлек үзәгендә 54 кеше эшсез буларак теркәлгән. Эш бирүчеләр 65 хезмәткәргә ихтыяҗ барлыгын белдергән. Хисапчылар, тракторчылар, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә төрле эшчеләр күбрәк таләп ителә.

2021 елның беренче мартына мәшгульлек үзәгенә 86 кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Узган ел дәвамында бу сан 239 кеше тәшкил иткән, шуларның 139сы эш белән тәэмин ителгән.

Үткән елда районда яшәүчеләр үзәк аша маникюр ясаучы, котельный операторы һөнәрләрен үзләштергәннәр. Быел 10 кешене каравылчыга укытканнар.

«Шушы укучыларның ким дигәндә 85 проценты яңа һөнәрләре буенча эшкә урнашырга тиеш. Без моны күзәтеп торабыз. Шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм бала карау буенча ялда булган әниләрне (балаларына 2дән 3 яшькә кадәр булырга тиеш) яңа һөнәргә укытабыз», — диде район мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Сәйфетдинова.

Түләү мәсьәләсенә килгәндә, билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнар өчен 2022 елда эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1500 сум тәшкил итә, эшсезлек буенча пособие түләүнең беренче өч аенда максималь күләме — 12792 сум, аннан соң киләсе өч айда — 5000 сум.


news_right_1
news_right_2
news_bot