news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Аэрофлот» Россия кешеләре өчен Шри-Ланка һәм Мисырдан махсус рейслар оештыра

Бу рейсларга ике якка да «Аэрофлот» билетлары булган РФ гражданнары кабул ителәчәк.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). «Аэрофлот» махсус рейслар ярдәмендә чит илдәге Россия туристларын кайтарырга җыена. 14 һәм 15 мартта самолетлар Шри-Ланка һәм Мисырдан очачак.

«Бу рейсларга Россиядән кулланылган очыш сегменты белән ике якка да „Аэрофлот“ билетлары булган РФ гражданнары кабул ителәчәк», диелгән авиакомпаниянең телеграм-каналындагы хәбәрендә.

Шулай итеп, 14 мартта самолетлар Коломбодан һәм Шарм-эш-Шейхтан, 15 мартта Хургададан очачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot