Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама китапханәләре 1941 елгы өстәл календаре күчермәләре белән тулыланачак
Ул берничә йөз биттән торган китап.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Түбән Кама китапханәләренә 1941 елгы өстәл календареның яңадан әзерләнгән күчермәләрен бүләк иткәннәр.
Ул берничә йөз биттән торган китап, анда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлар, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системаларын үстерү, Ватан тарихы, аның геройлары һәм алдагы елларга планнары турында сөйләнә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Календарь 1940 елның 19 декабрендә басмага куелган булган. «Түбән Кама Нефтехим» җитәкчелеге әлеге китапның мөһимлеген аңлап, аны кабат бастыру эшенә алынган. Тиздән өстәл календаре шәһәр китапханәләренә килеп җитәчәк, аның белән барлык түбәнкамалылар таныша алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз