Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайның Мәлбагыш урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылды
Районның 19 мәктәбендә шахмат зоналары ачылу тантаналары узды.
(Азнакай, 13 март, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Азнакайның Мәлбагыш урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. Февраль–март аенда районда барлыгы 19 мәктәптә шахмат зонасы ачылды. Ә 4 мәктәптә шахмат түгәрәкләре «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән «Үсеш ноктасы» үзәкләрендә эшләп килә иде.
Әлеге тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Азат Әхмәтшин, мәктәп директорлары катнашты. Коллектив кунакларны чәк-чәкләр, җырлар белән бәйрәмчә каршы алды.
«Бердәм Россия» партиясе республика күләмендә шахмат зоналары ачу буенча инициатива белән чыккан иде. «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында ул тормышка ашырыла башлады. Район мәгариф учреждениеләре әлеге проектны күтәреп алып, һәр мәктәптә менә шундый матур шахмат зоналары булдырды», — диде Дамир Гыйләҗев.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева белдергәнчә, иң яхшы шахмат зонасы бәйгесенә нәтиҗәләр 19 мартта ясалачак. Мәктәпләрдә шахмат турнирының сайлап алу турлары, апрельдә исә район башлыгы призына муниципаль этабы узачак.
«Авыл балаларына белем һәм тәрбия алу өчен яхшы шартлар тудырыла. «Татнефть» җәмгыяте ярдәмендә мәктәбебезгә бик яхшы ремонт ясалды, заманча биологик кабинет ачылды. Менә зиһенне, фикерләү сәләтен үстерә торган уенга — шахматка да юл ачылды, — дип Азат Әхмәтшин изге теләкләрен җиткерде һәм шахмат бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз