Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Адымнар-Казан» күптелле мәктәп укытучылары «Җәяүле Мәхмүт» спектаклен куйды
«Спектакль бик эчтәлекле, Мостай Кәримнең бу әсәрендә тирән тәрбияви фикерләр күп», — диде директор «Татар-информ» хәбәрчесенә.
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Адымнар-Казан» күптелле белем бирү мәктәбе дүрт көн рәттән шагыйрь, драматург, язучы Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Җәяүле Мәхмүт» спектаклен күрсәтте.
Мәхмүт Юлбирдин ролендә мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов үзе уйнаган. «Без канәгать, элекке мәктәп бинасында да куйган идек ул спектакльне, хәзер без аны яңа сәхнәдә кабатладык. Спектакль бик эчтәлекле, Мостай Кәримнең бу әсәрендә тирән тәрбияви фикерләр күп», — диде директор «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Инстаграм» да полилингваль мәктәпнең аккаунтындагы постта спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамалиева «Яшел яр» укытучылар коллективы белән спектакльләр ел саен куелуы хәбәр ителә.
Пост янында бик җылы комментарийлар калдырганнар. «Бик югары дәрәҗәдә куелган, искиткеч, чын профессионаллар» кебек комментарийлар бар.
Спектакльне мәктәп укучыларының әти-әниләре, башка мәктәпләрдән укытучылар, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Шаян ТВ» җитәкчесе Рамилә Сәхәбетдинова, Казан шәһәр думасы депутатлары килеп караган. Тамаша 10-11 мартта Бичурин, 12-13 мартта Бондаренко урамындагы биналарда куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз