news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әти-әниләр өчен оештырылган telegram-каналга ярты ел эчендә 6 меңгә якын кеше язылган

Психолог, «Ориентир» ресурс үзәге халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасының мониторинг бүлеге методисты Анастасия Ивашкевич әйтүенчә, мәкаләләрне 20гә якын кеше әзерли.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстанда оештырылган «Әти-әниләргә! Игътибар — тикшерелгән» дигән telegram-каналга ярты ел эчендә 6 меңгә якын кеше язылган. Психологлар һәм экспертлар ата-аналарга баланы деструктив төркемнәрдән ничек сакларга, үз-үзенә кул салу омтылышларын ничек белергә, үз-үзенә ышанычы булмаган яшүсмергә ни рәвешле ярдәм күрсәтергә икәнлеге хакында сөйли һәм тәрбия буенча киңәшләр бирә.

«Бүгенге көндә мәгълүмат кыры гаять киң һәм андагы контент һәрвакытта да куркынычсыз түгел. Ә хәвеф-хәтәр аеруча нык сагалаган интернет-кулланучылар – әлбәттә инде, балалар. Шунлыктан безнең максат – ата-аналарны кисәтү һәм балаларны кирәкмәгән социаль активлыклардан саклау», - диде психолог, «Ориентир» ресурс үзәге халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасының мониторинг бүлеге методисты Анастасия Ивашкевич.

Аның сүзләренчә, мәкаләләрне 20гә якын кеше әзерли, аларның бер өлеше - «Ориентир» ресурс үзәге хезмәткәрләре. Аларның эшенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кураторлык итә.

«Без бергәләп материаллар әзерлибез, һәр постны урнаштырыр алдыннан дулкынлану хисләре кичерәбез. Чынлыкта, гаять зур эш тәҗрибәсе булган, тирән белемгә һәм югары статуска ия кешеләрнең бергә утырып, дөньяны ничек яхшырту, балаларга ярдәм итү, мәгълүматны ни рәвешле тәкъдим итү турында уйлавы кеше ышанмаслык хәл бит. Бәхеткә, бу безнең кулыбыздан килә», - диде Ивашкевичның хезмәттәше Алия Ибраһимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100