news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан үз өстенә алган барлык социаль йөкләмәләрне саклап калачак

Илдә һәм республикада глобаль базарда төрле вакыйгалар булган очракка «куркынычсызлык мендәре» бар.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан үз өстенә алган барлык социаль йөкләмәләрне саклаячак. Бу турыда журналистларга Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Барлык илкүләм проектлар, федераль һәм республика программалары күбесе социаль юнәлешле. Без әлеге программаларны саклап калу турында гына түгел, республика алдында булган барлык социаль йөкләмәләрне саклап калу турында да сөйлибез», — диде ул.

Илдә һәм республикада глобаль базарда төрле вакыйгалар булган очракка «куркынычсызлык мендәре» бар, диде Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Татарстанда нефтькә бәяләр төшү белән бәйле рискны киметү буенча чаралар эшләнде. Татарстан Хөкүмәте әзерләгән документны якын арада расларга планлаштыралар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100