news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Франциядә коронавирус таралу сәбәпле, Мөхәммәтшин Европа Советында чыгыш ясый алмады

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы СОVID-19 коронавирусының таралуы пандемия рәвешен алуын хәбәр итте.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 16 мартка планлаштырылган 38нче сессиясен билгесез срокка кичектерде. Бу карар Франциядә коронавирус таралу сәбәпле, кабул ителгән. Утырыш күчерелү сәбәпле, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, конгрессның мактаулы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургка сәфәрен кичектерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева хәбәр итте.

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Европа Советына Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 38нче утырышын билгесез срокка күчерергә киңәш итте, шуңа күрә Фәрит Хәйрулла улының Страсбургка командировкасы кичектерелде», — диде Резидә Макуева.

Фәрит Мөхәммәтшин конгресста озак вакыт Россияне тәкъдим итә. Ике срок рәттән ул конгрессның төп актуаль мәсьәләләре буенча комитетларының берсен җитәкләде. Ике ел элек аңа күпьеллык эшчәнлеге өчен Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Мактаулы әгъзасы исеме бирелде һәм Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының медале тапшырылды.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Франциядә коронавирус белән авыручылар саны 2876 кеше тәшкил итә. 61 кеше шул авыру корбаны булган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Адханом Гебрейесус элегрәк белдергәнчә, COVID-19 вирусы пандемия рәвешен алды дияргә мөмкин.

Татарстанда коронавирус аркасында Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Барлык халыкара спорт чаралары имин санитар-эпидемиологик вазгыятькә кадәр кичектерелде, спорт матчлары тамашачылар катнашыннан башка уздырылачак, мәдәни чаралар күчерелде.

Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча штаб хезмәткәрләре Татарстан халкына чит илгә чыгудан тыелырга куша. Мәктәпнең язгы каникуллары белән бәйле рәвештә, балаларның сәламәтлеге хакына чит илләргә чыгып йөрүдән баш тартырга киңәш ителә. Инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайтучылардан Роспотребнадзор хезмәткәрләренә булган урыны, булу һәм кайту вакыты, шулай ук телефон номерларын хәбәр итүләрен сорыйлар. Моның өчен республикада тәүлек буе эшли торган кайнар линия булдырылды: 7(843)296-02-24. Ә вирус билгеләре ачыкланган очракта, мәҗбүри тәртиптә табибка консультация сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100