Чирмешәндә быел күп фатирлы биш йортта 3 миллион сумлык ремонт ясалачак

Капиталь ремонтка 3 миллион 425 мең сум акча биреләчәк.

(Чирмешән, 13 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә быел күп фатирлы биш йортта 3 миллион 425 мең сумлык ремонт ясалачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

-Соңгы елларда капиталь ремонт программасы нигезендә күп фатирлы йортларда су, канализация челтәрләрен яңартабыз, подъездларны ремонтлыйбыз, подвалларда тәртип салабыз, — ди «Чирмешән» торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. — Быел төзүчеләр биш йортка килергә тиеш.

Капиталь ремонтка акча республика һәм район бюджетларыннан да бирелә, әлеге эшкә йортларда яшәүчеләрнең ай саен түләп барган акчалары да тотыла.