Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Сахалин белән хезмәттәшлек итә
Хәзерге вакытта Сахалин өлкәсендә Пространство белешмәләре фондын оештыру эшләре бара.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Сахалин өлкәсе региональ шәһәр төзелеше үзәге» вәкилләре Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «ТР Пространство белешмәләре фонды» белән хезмәттәшлек итү турында килешкән.
Сахалинда яшәүчеләр Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашуны үтенеп мөрәҗәгать итте, дип яза республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайты.
Хәзерге вакытта Сахалин өлкәсендә Пространство белешмәләре фондын оештыру эшләре бара. Татарстан белгечләре онлайн рәвештә оештырылган утырышта Сахалин өлкәсе коллегалары сорауларына җавап биреп, агымдагы кыенлыкларны хәл итү юлларын аңлатты, шулай ук региональ фонд оештыру барышында килеп туарга мөмкин булган проблемалар турында да кисәтте, диелә хәбәрдә.
Очрашу ахырында катнашучылар сөйләшүләргә күптән түгел оештырылган ТР Пространство планлаштыруы институты белгечләрен дә җәлеп итү турында килешкән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз