news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә «Милли мультfest» фестиваленең төбәк туры башланды

Зәйгә фестивальгә республиканың 13 районы һәм Чаллы шәһәреннән 150гә якын катнашучы килде.

Зәйдә «Милли мультfest»  фестиваленең төбәк туры башланды
http://zainsk-rt.ru/

(Зәй, 13 февраль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). «Милли мультfest» фестиваленең төбәк турларының беренчесе Зәйдә үтә. Шәһәрнең «Энергетик» Мәдәният сараена республиканың 13 районы һәм Чаллы шәһәреннән 150гә якын катнашучы җыелды.

Үзенчәлекле фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, жюри әгъзалары — Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин, оештыру комитеты рәисе, «Татаркино» учреждениесе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова котлады.

«Без бу чараны Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына яхшы старт бирү дип саныйбыз. Безнең районда мультимедия тармагы үсешен тәэмин итүгә шартлар тудырыла, тулаем балалар иҗатын үстерүгә зур игътибар бирелә», — диде Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов.

Жюри рәисе Рамил Төхфәтуллин оештыру комитетына 300дән артык эш керүен билгеләп үтте.

«Фестиваль — бәйге булгач, әлбәттә, без иң яхшы эшләрне өч номинациядә билгеләячәкбез. Иң мөһиме, җиңелүчеләр булмаячак», — диде ул.

Зәйдә жюри алтмыштан артык эшне карап, мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары буенча иң-иңнәрне ачыклаячак.


news_right_1
news_right_2
news_bot