Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда зират җирләре тулысынча диярлек рәсмиләштерелгән
Эшне Буа, Питрәч, Сарман һәм Чирмешән районнары төгәлләгән.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 3 672 чамасы зират бар, шулар урнашкан 4 230 кишәрлегендә рәсмиләштерү эшләре бара. Бүгенге көндә эш 91 процентка башкарылган.
Шимбә киңәшмәсендә бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Фәнил Әһлиуллин сөйләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Бүгенге көнгә шуларның 91 проценты (3 867) рәсмиләштерелгән, 9 проценты — 363 җир кишәрлеге, рәсмиләштерелмәгән», — диелә хәбәрдә.
Докладчы торак пунктлардан читтә урнашкан зиратлар сәнәгать һәм аеруча саклана торган территорияләр җирләрендә урнашырга тиешлеген әйтте. 2020 елда 1 192 кишәрлек сәнәгать җирләренә күчерелгән.
Әһлиуллин шулай ук, пандемиягә карамастан эшкә җаваплы караган муниципаль берәмлекләрне дә әйтеп узды.
Буа, Питрәч, Сарман һәм Чирмешән районнары рәсмиләштерү эшләрен төгәлләгән. Алексеевск, Актаныш, Әлки, Арча, Баулы, Алабуга, Зәй, Кукмара, Менделеевск, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Тукай, Ютазы районнары эш ахырына якынлаша — аларда эшнең 95 проценты башкарылган.
Зират җирләрен рәсмиләштергәндә кайбер проблемалар барлыкка килгән. 114 кишәрлек буенча кадастр эшләрен төгәлләргә кирәк. Зиратларның шактый өлеше бердәм файдалану җирләрендә урнашкан, аларның мәйданы һәм чикләре билгеләнмәгән.
Шәхси җирләрдәге зиратлар белән бәйле мәсьәлә кала. 2020 ел башына шәхси җирләрдә 117 зират булса, бүгенге көндә алар 89 гына калган. Моннан тыш, 23 районда урман фонды белән кисешкән урында 61 зират чиге расланган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз