news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургтагы «Лев Гумилев эзләре буйлап» лекциясен онлайн карап булачак

Кытай галиме, тарихчы, тәрҗемәче һәм Ерак Көнчыгыш илләрен өйрәнү үзәге җитәкчесе Кирилл Котковның чыгышы «Питер татарлары» каналында YouTube эфирында трансляцияләнә.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). 13 февральдә 16.00 сәгатьтә «Лев Гумилев эзләре буйлап» темасына лекция була. Ул «Питер татарлары» каналында YouTube эфирында трансляцияләнәчәк.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итүенчә, танылган Кытай галиме, тарихчы, тәрҗемәче һәм Ерак Көнчыгыш илләрен өйрәнү үзәге җитәкчесе Кирилл Котковның чыгышы тарихтагы мифлар һәм чынбарлык турында булачак.

«Анда этногенез, биоценоз, консорция, этник доминант, пассионарлык кебек төшенчәләр тикшерелмәячәк». диелә хәбәрдә. 

Һәркем чат аша лекторга сорау бирә ала. zoom-вебинарга сылтама

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100