news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында булачак

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан территориясендәге сугышларда үзләрен күрсәткән сугышчы-интернационалистларга бүләкләр тапшырачак.

Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында булачак
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). БДБ Хөкүмәтләре башлыклары советы каршындагы Хәрби-интернационалистлар эшләре комитеты рәисе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Генерал-лейтенант Руслан Аушев 15 февральдә Казан Кремлендә узачак Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләү тантанасына чакырылган», — диделәр матбугат хезмәтендә. Кунаклар исемлегендә шулай ук Азнакайдан герой-разведчик Ильяс Дауди бар. Ул 1986 елның августында Әфганстанның Герат провинциясендә дошман уты астында мина кырыннан үз ротасындагы каты яраланган өч солдатны алып чыга.

Тантанада дәүләт бүләкләре, шулай ук сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга автомобиль ачкычлары тапшыру планлаштырыла. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән Казанда сугышчы-интернационалистларга һәйкәл проекты буенча фикер алышырга ниятли.

Татарстан башкаласында 2020 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чикләнгән контингентны чыгарган көннән 31 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Хезмәт бурычын үтәгән татарстанлылар турындагы традицион митинг 9.00 сәгатьтә Җиңү паркында узачак.

Чарада хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шәһәр һәм республика иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашачак. Парк территориясендә кыр кухнясы оештырылачак. Солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар. Шулай ук Җиңү паркында урнаштырырга ниятләгән әфганчылар хөрмәтенә булачак һәйкәлнең макетын да күрергә мөмкин булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100