news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә көндез тавышланган өчен штраф санкцияләре кертергә тәкъдим итәләр

Законны бозган физик затларга кисәтү ясаячаклар яки 500-3000 сум күләмендә административ штрафка тартачаклар.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Россиядә 13.00-15.00 һәм 19.00-9.00 сәгатьләрдә, шулай ук якшәмбе һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә тавышланган өчен штраф санкцияләре кертергә тәкъдим итәләр. Бу хакта «Известия» газетасы Административ хокук бозулар кодексы проектына төзәтмәләргә (аларны Федерация Советы Юстиция министрлыгына юлларга ниятли) сылтама белән хәбәр итә.

Документ нигезендә, законны бозган физик затларга кисәтү ясаячаклар яки 500-3000 сум, вазифаи затларны – 10 000-20 000, шәхси эшкуарларны – 10 000-25 000 һәм юридик затларны 20 000-40 000 сум күләмендә административ штрафка тартачаклар.

Административ хокук бозулар кодексы проектына төзәтмәләр кертү балалы гаиләләрнең үз өйләрендә көндез тыныч яшәү хокукын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип саный Федерация Советының конституцион закон чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты әгъзасы Елена Афанасьева.

«Билгеле булганча, көчле тавыш балалар психикасы өчен куркыныч. Әгәр кайбер кешеләр моны аңламый һәм әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт белән карамый икән, дәүләт шул исәптән административ кодекс механизмнарын да кулланып, бу эшкә катнашырга тиеш», - дип искәртте Афанасьева. Искәртеп үтелгәнчә, гражданнарны бала кычкырган тавыш, су, аяк тавышы өчен штрафка тартмаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100