news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Президентка мөрәҗәгать юллауның иң кулай формасы хакында искәрттеләр

Интернет-мөрәҗәгатьләр өчен ТР Президентының рәсми сайтында махсус «Интернет-кабул итү» сервисы бар.

Казан Кремлендә Президентка мөрәҗәгать юллауның иң кулай формасы хакында искәрттеләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Казан Кремлендә гражданнар шулар ярдәмендә үз мөрәҗәгатьләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрә ала торган иң уңайлы алымнар хакында искәрттеләр.

ТР Президентының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, интернет-мөрәҗәгатьләр ТР Президентының рәсми сайтындагы махсус «Интернет-кабул итү» сервисы аша юлланырга тиеш. Алар «закон тарафыннан билгеләнгән таләпләргә таянып рәсмиләштерелгән очракта гомуми тәртиптә карала».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән «Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының бердәм белешмә хезмәте» проекты да гамәлгә ашырыла. Гражданнар, 8 (843) 264-16-16 телефоны буенча шалтыратып, үз мөрәҗәгатьләрен калдыра ала.

Мөрәҗәгатьләрне шулай ук язма рәвештә дә түбәндәге адрес буенча җибәрергә мөмкин: 420014, Казан, Кремль.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100