news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гашыйклар көне алдыннан интернет-кибетләрдән бизәнү әйберләрен ешрак сатып алалар

Казанлылар 14 февральгә бүләкләр сатып алу өчен Россия буенча уртача алганнан 15 процентка күбрәк акча сарыф иткән.

Гашыйклар көне алдыннан интернет-кибетләрдән бизәнү әйберләрен ешрак сатып алалар
архив/Владимир Васильев

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Александра Давыдова). 14 февраль, Гашыйклар көне уңаеннан казанлылар яраткан кешеләренә хис-кичерешләр бүләк итәргә ниятли. «Татар-информ» агентлыгына Ozon E-commerce клиент тәҗрибәсе лабораториясендә шулай дип белдерделәр.

«Гашыйклар көнендә Казанда яшәүчеләр өчен хис-кичерешләр матди бүләкләрдән әһәмиятлерәк. Интернет-сатып алучыларның заказларыннан чыгып фикер йөрткәндә, казанлылар Гашыйклар көнен сөйгәннәре белән икәүдән-икәү үткәрүне хуп күрә», - дип искәрттеләр компаниядә.

Әйтик, өйдә романтик мохит тудыру өчен казанлылар хуш исле майларга заказ бирә – февральдә аларны сату 2020 елдагы уртача күрсәткечкә караганда 188 процентка арткан. Шулай ук йөрәк һәм шәм рәвешендәге һава шарлары (аларны сату 121 процентка арткан) да популяр.

6-11 февральдә казанлылар зәркән эшләнмәләрне актив сатып алган. Бәйрәм алды чорында аларны сату күләме 346 процентка арткан. Әлеге категориягә кергән товарлар арасында алка һәм алсу төстәге алтын яки көмештән эшләнгән асма бизәкләр аеруча популяр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100