Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 11,8 меңгә кадәр арткан
Республиканың һәр эшсез кешесенә өчтән артык вакансия туры килә.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Республиканыж Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11810 эшсез кеше исәпләнә, бу узган атнага караганда 295 кешегә күбрәк. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 41,3 мең вакансия тәшкил итә. Атна эчендә эш бирүчеләр 3094 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,28 кеше тәшкил итте», — диелә хәбәрдә.
Әлеге вакыт аралыгында 783 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуларның 733енең моңа кадәр рәсми эш урыны булган. 35 кеше оешма ликвидацияләнү яки хезмәткәрләр саны яки штат кыскару сәбәпле рәсми эшсезләр статусына ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз