news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тургут ГЮР

“Татарстанның Төркия белән сәүдәсе 3 миллиард долларга якынлашты”

Төркия дәүләт Президенты Абдуллаһ Гөлнең Россия Федерациясенә рәсми сәфәре башлыча ике ил арасындагы икътисадый-сәүдә элемтәләрен ныгытуга багышланган. Тикмәгә генә илбашының очкычында йөздән артык эшмәкәр һәм эре сәнәгать, сәүдә корылышларының җитәкчеләре урын алмый. Алар арасында Төркия палаталар һәм биржалар берлеге башкарма комитеты президенты Рафет Хисарҗыклыоглу, Тышкы икътисадый хезмәттәшлек корылышы (DEİK) җитәкчесе Рона Йырҗалы, Төрек-рус эшмәкәрлек берлеге рәисе Җем Козлу, Төркия экспортчылар берлеге җитәкчесе Мәһмәт Бюйюкэкши, Төркия туризм җәмгыяте башлыгы Мәлих Ханәфоглу, Истанбул текстиль-конфекция экспорты группасы рәисе Хикмәт Танрыверди, “Анадолу” холдингы җитәкчесе Тунҗай Өзилхан, “Зорлу” холдингының башкарма комитеты президенты Әхмәт Назиф Зорлу, “Беко” компаниясенең гомуммөдире Огуз Чатыроглу, “Шишә Җам” ширкәтенең идарә корылышы рәисе Гөлсем Азери, “Бойдак” холдингы җитәкчесе Мәмдуһ Бойдак кебек эшмәкәрләр бар. Аларга Төрек-Рус эшмәкәрлек берлегенең мактаулы рәисе Тургут Гюр җитәкчелек итә.
Тургут Гюрны рус эшмәкәрлек дөньясы, шул исәптән Татарстан җитәкчеләре дә яхшы таный. Ул 2000 елдан
бирле Төркия-Россия эшмәкәрлек берлеген җитәкләде. Әле күптән түгел генә 70 яшенә аяк баскач, урынын яшь коллегаларына тапшырды. Ләкин аксакалның тәҗрибә сандыгы шактый бай булганлыктан, Тургут бәйне әле тиз генә лаеклы ялга җибәрәселәре килми эшмәкәрләрнең. Ул Мактаулы рәис сыйфатында һаман эшчәнлегенә дәвам итә. Төркия Президенты Абдуллаһ Гөл Россиягә сәфәрендә иң зул делегацияне җитәкләүне бары тик аңа гына ышанып тапшырган булса кирәк. Чөнки Тургут Гюр РФ белән Төркия арасындагы экономик хезмәттәшлекне ныгытуга чиксез көч сарыф итте, нәтиҗәдә ике ил арасындагы сәүдә әйләнеше күзгә күренеп үсте, икътисадый элемтәләр артты.
Шунысы игътибарга лаек, Россия Федерациясе дәүләтенең элеккеге башлыгы, хәзерге хөкүмәт җитәкчесе Владимир Путин да, Татарстан илбашы Минтимер Шәймиев тә Тургут Гюрның тырышлыгын белеп торалар, шуңа да 2005 елда ул “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” медале белән бүләкләнде.
Төркия Президенты делегациясе составында иң мәртәбәле зат буларак урын алган әңгәмәдәшебез юлга чыгар алдыннан тарихи вакыйга белән бәйле сорауларыбызга җавап бирде.

Тургут бәй, Сез тугыз ел Төркия-Россия эшмәкәрлек берлеген җитәкләдегез, Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшы беләсез, Төркия дәүләт президенты Абдуллах Гөлнең Россия Федерациясенә рәсми сәфәре ике илнең киләчәге өчен кайсы ягы белән әһәмиятле?

Т.Г. : Россия белән Төркия – күрше илләр. Ике якның да халыклары берберләре белән аңлашып яши. Бу бигрәк тә соңгы елларда үзен нык сиздерә. Ике ил арасындагы уңай мөнәсәбәтләр һәм территориаль, һәм җир шары тынычлыгын саклауга хезмәт итә. Россия белән Төркия халыкларының татулык эчендә, уңай тормыш шартларында яшәүләре өчен ике ил арасындагы икътисадый-сәүдә элемтәләрен ныгытуга омтылулары зарур. Моның өчен илләребез кара-каршы берберләренә инвестицияләр кертергә тиеш.
Төркия Илбашының Россия Федерациясенә сәфәре ике ил арасындагы икътисадый-сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү юнәлешендә яңа офык ачыр дип өметләнәм. Әлбәттә, дәүләт башлыклары үзара сөйләшүләрдә сәяси багланышларны да урап узмаячак, киләчәктәге элемтәләрне күршеләребез булган Әрмәнстан, Әзербайҗан, Грузия, Иран, Гыйрак, Сүрия, Кипр кебек илләр белән могамәләне күз уңында тотып билгеләү буенча фикер алыш-бирешендә булыначаклар. Әмма очрашуларның төп максаты Россия Федерациясе белән Төркия Җөмһурияте арасында икътисадны, сәүдәне үстерү юлындагы киртәләрне ачыклау һәм аларны юк итүгә юнәлдерелгән. Бит эшне, элемтәләрне тоткарлый торган сәбәпләр төрле булырга мөмкин: малларның чиктән узуы, инвестицияләр кертүдә проблемалар яисә теге яки бу төрек инвесторының Россия, Татарстан белән эшләргә теләген сүндерүче мәсьәләләр... Болар барысы да дәүләт җитәкчеләре тарафыннан телгә алыначак, берберләренә фикерләре җиткерелеп, каршылыклы чишү юллары билгеләнәчәк, ниятләр, максатлар бәян ителәчәк. Бу рәвешле илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәген билгеләүче программалар төзеләчәк.

Икътисад һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгыту юнәлешендә төгәлрәк нинди карарлар алынуы зур файда китерер дип уйлыйсыз?

Т.Г. : Ике ил арасында ирекле сәүдә килешүенең төзелүе бик күп мәсьәләне җиңәр иде дип уйлыйм. Шулай ук илләребез арасындагы алым-сатымнарны, узган еллардагы кебек доллар белән түгел, рубль белән тормышка ашыру мөмкинлегенә ирешергә кирәк. Илбашларыбызның күрешүләре бу ике мәсьәләне дә уңай якка хәл итәр дип ышанам.

Билгеле булганча, Төркия дәүләте Президенты беренче мәртәбә Татарстан туфракларына да аяк басачак. Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрдә Татарстан нинди роль уйный?

Т.Г. : Президентыбызның Татарстанга да сәфәр кылуы бик әһәмиятле. Татар халкы безгә диндәш буларак кына түгел, тугандаш милләт буларак та бик якын. Безнең тарихыбыз, мәдәниятебез уртак тамырлардан килә. Шуңа күрә, Төркиянең Татарстан белән элемтәләре тагын да җылы төсмердә ныгый бара. Икенче яктан, Татарстан - Россия Федерациясенең иң алга киткән төбәкләрнең берсе. 2002 елның 2 ноябрендә Төркия-Россия эшмәкәрлек берлеге Казанда икътисадый форум уздырган чакта Татарстан – Төркия арасындагы сәүдә әйләнешенең 7 миллион доллар булуы истә калган. Бу сан ике ширкәт арасындагы сәүдә кебек кенә. Җир асты байлыклары мул булган, киң сәнәгать тармагына ия Татарстан белән дөньяның 17 нче икътисады булган Төркия арасындагы сәүдәнең бу хәтле генә булуы мантыйклы түгел. Андагы чыгышымда мин: “Алдагы елларда бу сан кеше ышанмаслык микъдарга ирешәчәк, менә күрерсез”, - дигән идем. Аннан соң без икътисади-сәүдә элемтәләрнең үсешен ныгыткан программалар төзедек, тыгыз эшләдек, тышкы сәүдә министрлыкларыбыз да зур хезмәт куйды, нәтиҗәдә әлеге санны шактый югарыга тарттык, ул ел саен үсте: 7 миллионнан - 17 миллионга, аннан соң - 30, 100, 200, 400, 750 миллион долларга иреште, 8 елдан соң Татарстанның Төркия белән сәүдә әйләнеше 2 миллиард 903 миллион долларга җитте. Төркия Татарстаннан нефть, нефтехимия продукциясе кебек иң стратегик чималлар сатып ала. Безнең “Тюпраш” нефть эшкәртү заводлары белән “Татнефть” ширкәте арасында бик җылы мөнәсәбәтләр урнашкан.
Әлбәттә, игътибар итәсе мәсьәләләр дә юк түгел, Төркиянең Татарстанга экспорты бары тик 200-250 миллион доллар гына тәшкил итә. Ләкин төзелеш, машина төзелеше, төзелеш материаллары, сыра, пыяла җитештерү заводлары кебек төрле тармакларда инвестицияләр кертергә тырышабыз. Моның өчен бигрәк тә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы бер этәргеч булып тора. Төркия делегациясенең бу сәфәрендә Татарстанда “Әфәс” сыра, “Шишә Җам” пыяла заводларын салу турында җитди сөйләшүләр алып баруы көтелә.

Россия-Төркия арасындагы иктисадый элемтәләрне саннар белән күрсәтә аласызмы?

Т.Г. : Татарстан тышында Россиянең башка төбәкләрендә дә төрек инвесторларының активлык күрсәткәнлеген әйтеп китәсем килә. Бу мәсьәләдә Төркия-Россия эшмәкәрлек берлегенең өлеше бик зур. Соңгы елларда Россия Федерациясендә Төркия инвестициясе 6 миллиард долларга иреште. Бигрәк тә сәнәгать, банклар секторында активлык күзәтелә. Хәзер исә авыл хуҗалыгы тармагында яңа адымнар атыла. Төркиянең Адана, Мәрсин, Анталья төбәкләрендәге теплица хезмәтләрен Краснодар, Ставрополь, Сочи, Ростов якларына китерәбез. Россия белән һәм сәүдәне үстерү, һәм инвестиция кертүне арттыру буенча төрле тармакларда хезмәттәшлек итәргә омтылабыз. 2008 елның ахырында Россия белән сәүдә 35 миллиард доллардан артып китте. Экспортта якынча 30 процентлык үсеш күзәтелә, ягъни Төркиянең Россиягә мал сатышы 200 миллион доллардан артык .

Туксанынчы еллардан бирле Төркия Россиягә төрледән-төрле мал сатты, аның туфракларында биналар, завод-фабрикалар җиткерде, ләкин Россиянең Төркиягә әлләни капитал керткән булмады. Соңгы еллардагы вәзгыять һаман шулай дәвам итәме, әллә инде 2004 елда Владимир Путинның РФ башлыгы буларак Төркиягә рәсми сәфәре үзгәрешләргә сәбәп булдымы?

Т.Г. : Соңгы елларда Россиянең дә Төркиягә экспорты шактый артты, 350 миллиард долларга җитте. Импорты исә 250 миллиард доллар тирәсендә.
Тауар алыш-биреше тышында, Россия Төркиягә үз капиталын кыю адымнар белән кертә башлады. Әле күптән түгел генә “ Лукойл” акционерлык җәмгыятенең җитәкчесе Ваһит Алекперов Истанбулда иде, алар Төркиянең “АКПЕТ” ширкәтен сатып алдылар. Бу фирманың Төркия күләмендә 770кә якын бензин тутыру станциясе бар. Алекперовның әйтүенчә, бензин тутыру станцияләреннең саны якын көннәрдә 900гә җитәчәк. 2019 елга кадәр 400 млн.долларлык инвестиция кертеп, Төркиядә бензин салу нокталарын 2 меңгә җиткерергә ниятлиләр. Шулай ук энергетика өлкәсенә дә капитал кертергә уйлыйлар.
“Атомстрой” ширкәте Мәрсин төбәгенең Аккую районында бер төрек фирмасы белән атом электростанциясе төзергә ниятли. Шулай ук “Газпром” да Төркиядә үз капиталы белән урын алырга тели. “Альфа-Групп” компаниясенең дә бездә инвестицияләре бар.
5-6 ел элек төрек туфракларында рус капиталы турында сүз дә алып барылмый иде. Игътибар итсәгез, соңгы елларда ике ил арасындагы икътисадый мөнәсәбәтләр шактый алга китте. Без моны сөенеп кабул итәбез.
Тик узган июль аенда төрек яшелчәсе, җиләк-җимеш кебек тауарларның рус чикләреннән узмавы сәүдәгәрләребезнең кәефен бик төшерде. Бу төр күңелсезлекләрне булдырмау, сәүдә эшендә кәефне югары тотарга тырышу бик әһәмиятле.

Хәзер бүгенге көн белән генә яшәү дәвере бетте. Халыкара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча ерак киләчәкне күз уңында тотып программалар төзелә, проектлар тормышка ашырыла. Сез Россия Федерациясе белән Төркия арасындагы аңлаешлы, хөрмәтчел багланышларның гасырлар буенча дәвам итә алсын өчен тагын нәрсәләргә игътибар ителергә тиеш дип уйлыйсыз?

Т.Г. : Яшьләребезне тәрбияләргә кирәк. Россия балалары Төркиядә белем алсыннар, төрек яшьләре дә Россия югары уку йортларында укысыннар. Бу рәвешле алар ике илнең дә яшәү шартларын, проблемаларын, тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен якыннан танырлар. Ул яшьләр бер көнне югары белемле белгеч булып тормыш сукмагына басарлар һәм илләребезнең вәкиле булып дәүләт җитәкчелеге постында урын алырлар. Халыкара дипломатик, сәяси, икътисадый, мәдәни багланышлар әлеге яшьләр тарафыннан иң югары кимәлдә алып барылыр дип ышанам. Хәзердән үк моңа җирлек әзерләү шарт.

Мәгълүм булганча, Тургут бәй, 2013 елда Казан каласында бөтендөнья студент яшьләренең олимпиадасы-Универсиада узачак. Төркия бу олы вакыйгага ничек катнашырга җыена?

Т.Г.:  Чынлап та, бик олы, масштаблы форум ул Универсиада. Мондый зур вакыйгага өй хуҗасы була алу форсатына ирешүләре белән мин Россияне дә, Татарстанны да чын күңелдән котлыйм. Татарстанга, Казанга үзен бөтендөньяга таныту мөмкинлеге бирәчәк Универсиада. Татар шәһәренә җир шарының төрле почмакларыннан киләчәкнең мәгърифәтчеләре, киләчәкнең галимнәре, киләчәкнең дәүләт җитәкчеләре агылачак. Алар спорт аланында көч сынашып, үзара дуслыклар, мәдәни багланышлар корачаклар һәм киләчәктә дөньяда тынычлык булдыру, кешелекнең яшәү шартларын уңайлаштыру юлында үзләреннән өлеш кертәчәкләр. Без, Төркия дә, Универсиадага зур игътибар бирәбез, Казаннан алда, 2011 елда бөтендөнья студент яшьләренең олимпиадасы бездә, Эрзурум шәһәрендә узачак. Аның дөнья яшьләре арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне үстерүгә хезмәт итүен телибез.
Казанда узачак Универсиадага әзерлек эшләре инде башланган. Мин аның иң камил рәвештә оештырылачагыннан бер дә шикләнмим. Без, Төркия буларак, әлбәттә, беренче чиратта, спортчыларыбыз белән катнашачакбыз. Ләкин иң зур өлешебез Универсиада объектларын төзү булачак. Татарстандагы төрек ширкәтләрен дә, Төркиянең Аурупада да зур эшләр башкарган дәрәҗәле фирмаларын да бу эшкә җәлеп итәргә уйлап торабыз. Бу рәвешле дөнья спортының үсүенә вә Татарстанның җир шары илләренә танытылуына өлешебезне керткән булырбыз.
Универсиада кебек халыкара форумның әһәмиятен беркайчан истән чыгармаска кирәк. Татарлар спорт тармагында да төшеп калган милләт түгел. Аларның милли көрәшләре дә дөнья халыкларына танытылырга тиеш дип уйлыйм. Бу бер шоу рәвешендә булырмы, башка төрлеме – моның өстендә ныклап уйланырга кирәк.

Сәфәр алдыннан тыгыз вакытыгызны бүлеп, сорауларыбызга җавап биргәнегез өчен Сезгә зур рәхмәт.

Әңгәмәдәш - Рушания Алтай.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100