news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәһәр автобусы йөртүчесе булыр өчен бушлай тизләтелгән курслар ачылды

Укыту «С» яки «В» категорияләренә ия булган йөртүчеләр өчен көчәйтелгән программа буенча уза.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда шәһәр автобусы йөртүчесе булыр өчен бушлай тизләтелгән курслар ачылды. Автобус йөртүчегә хәзер 2,5 ай эчендә яңадан укырга мөмкин.

Курсларга «С» яки «В» категорияле машина йөртү хокуклары булган ир-атлар яки хатын-кызлар языла ала. Алар өчен тәҗрибәле инструкторлар белән укытуның махсус көчәйтелгән программасы эшләнде.

Уку узганнан соң курсантларга ЮХИДИда имтихан бирергә кирәк булачак. Уңайлы график буенча укырга мөмкин — иртәнге яки кичке вакытта. «Д» категорияле таныклык алгач, курсант шәһәр автобусы йөртүчесе була алачак, дип хәбәр итә ТР АТП ассоциациясе.

Укыган курсантлар белән шәһәрнең автотранспорт предприятиесендә эшләү буенча хезмәт контракты төзелә. Казанда автобус йөртүченең уртача хезмәт хакы 63 мең сум тәшкил итә.

Хәзерге вакытта, ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сүзләренчә, Казанның транспорт предприятиеләренә 716 машина йөртүче җитми.

Тулырак мәгълүмат: +7 (843-59) 0-48-16, +7 (843-59) 0-02-97, +7(843)262-06-76.

news_right_1
news_right_2
news_bot