news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан инспекторлары машина йөртүчеләргә буранда шәһәр читенә чыкмаска киңәш итә

Республикада 14 һәм 15 гыйнварда һава шартларының начараюы көтелә.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның ЮХИДИ машина йөртүчеләргә буран вакытында шәһәр читенә чыкмаска киңәш итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Синоптиклар фаразлавынча, 14 һәм 15 гыйнварда республикада кар, буран, җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәюе көтелә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыгуны чикләргә киңәш итәләр. Автомобиль юлларында имин хәрәкәт тизлеген сайларга, уйланылмаган маневрлардан һәм тормозга кинәт басудан тыелырга кирәк.

Машинада иминлек каешын эләктерергә, ә балаларны махсус утыргычларда йөртергә кирәк.

Буран һәм бозлавык җәяүлеләр өчен дә бик куркыныч булырга мөмкин. Аларга юлда игътибарлы булырга, рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыкмаска, ә киемгә яктылык кайтаручы элементлар куярга кирәк.

Юлларда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8-843-533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100