news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров Татарстан журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләренә «һәрвакыт илһамланып эшләүләрен» һәм «яңа кызыклы проектлар» теләде.

Әсгать Сәфәров Татарстан журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка юлланган телеграммада Әсгать Сәфәров массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләренә «һәрвакыт илһамланып эшләүләрен, яңа кызыклы проектлар, барлык башлангычларда уңышлар» теләде.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Татарстанның күп гасырлык журналистлык традицияләре, сүз көче, медиа вәкилләренең югары профессиональ сыйфатлары белән горурлануын искәртте.

«Сезнең эшчәнлегегез әлеге традицияләрне саклап калуга һәм арттыруга лаеклы өлеш кертсен, Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының күпкырлы потенциалын арттыруга, республикада нәшрият эшен үстерүгә хезмәт итсен», — дип тәмамлады Сәфәров.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның нәшрият, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләрен Россия матбугаты көне белән котлаганлыгын хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100